| ТҮРЛӘМӘ и. этн. Түрдә түшәм белән тәрәзә башы арасындагы ике-өч ниргәне каплау өчен эленә торган озынча, тар бизәкле чаршау, пәрдә. [Өйдә] һәр татар өендә очрый торган кашага, түрләмә, почмакларга эленгән сөлгеләр [күренә]. С.Рафиков. Миллион төсләргә буялган түрләмәләр, авыр ефәк шәлнең тылсымлы чуклары әкрен генә тирбәлә башладылар... Г.Сабитов |