ТҮ’Р БАКЧА и. Өйнең алгы, фасад ягындагы кечкенә бакча; урам бакча; русчасы: полисадник. Түр бакчама гөлләр чәчтем Алларын сайлап кына. Алар сары чәчәк атты – Хәйраннар калдым шуңа. Р.Вәлиева. Мәңге булмас түр бакчамда Кызарыплар чия пешкән. Ефәк пәрдәләрем аша Кичке кояш нуры төшкән... Л.Шагыйрьҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә