ТҮРӘЛЕК и. 1) Түрә (1 мәгъ.) дәрәҗәсе, җитәкче булу хәле. Әти, син мине башкалар шикелле эшли алмас дип уйлыйсыңмы, әллә андый эшкә керешүем түрәлек абруеңа сугамы? Н.Әхмәдиев. Түрәлек ул – килә-китә торган, Ә шагыйрьлек кала. Беләсең. Р.Миңнуллин 2) күч. Эреләнү, масаю, үзен башкалардан өстен кую гадәте, эрелек, тәкәбберлек. Ләкин гомумән түрәлектән түгел, ә түрәлекнең аерым бер, аеруча ләззәтле бер мизгелендә яшәреп, сафланып китәләр алар. М.Мәһдиев. Әдәби түрәлек аның [Роберт Әхмәтҗановның] иң куркыныч дошманнарының берсе булды. А.Хәлим |