ТҮРӘЛӘ’РЧӘ рәв. 1. Эре кыяфәт белән, тәкәбберләнеп, эреләнеп, үзен өстен куеп, кешене кимсетеп, өстән аска карап. Ул инде, әлбәттә, гади генә сөйләшми: җитди, түрәләрчә, үзе көлми дә; тавышын тәмам начальникларча чыгарырга тырыша. Г.Ибраһимов. Монысында ул мине түрәләрчә түгел, кабинетының ишеге төбендә, бүлмәсенә кергәч тә, кул биреп, якты йөз белән каршылады. Г.Тавлин

2. с. мәгъ. Түрәләргә хас булган, тәкәббер, артык эре, масаюлы. Түрәләрчә кыланыш аңа каян килгән, нигә аның сүзләре, кем әйткәндәй, бөереннән генә чыга? Г.Тавлин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә