ТҮРӘ’-КАРА җый. и. Хакимият башында торучы кешеләр, һәртөрле власть вәкилләре, чиновниклар, хакимнәр, түрәләр. Ул, әлбәттә, үзен күрсәтеп, түрә-караны ихтирам иткәнлеген белдереп, эшләренең ничегрәк тәгәрәвен өстән-өстән генә сөйләп --- кайтып та китә алган булыр иде. Г.Ахунов. Сез түләнмәгән салымнарыгызны икеләтә арттырып түләргә, бездән качкан түрә-караларның барысын да безгә кире кайтарырга тиеш. Р.Зәйдулла |