ТҮРӘ и. 1) Җитәкче, эш башында торган кеше, башлык; чиновник, мәэмүр. Үзен зур тоткан түрәнең соңы хур була. Мәкаль. Ә безнең илдә җитмеш ел эчендә дәүләт башлыклары да, урыннардагы түрәләр дә ничәмә-ничә тапкыр (санап бетергесез!) йөзләрен югалттылар инде, әмма берсе дә үзен-үзе үтергәне булмады. Г.Ахунов 2) Хуҗа, хаким. Өендә хатынына түрә булмаган – илдә халыкка түрәлек иткән. Мәкаль. Ай, түрәм, ай! Безне кемгә калдырдың, ай! Г.Ибраһимов 3) хурл. Үзен кешеләрдән өстен исәпләүче, башкаларга кимсетеп караучы кеше, һавалы, тәкәббер кеше. Шушы зур булмаган әсәрдә язучы чорның бөтен катлаулылыгын, каршылыгын, гади кешеләрнең күңел байлыгын, түрә кыяфәтле бәндәләрнең җансызлыгын аңнарга үтеп керерлек итеп тасвирлый алган. Ф.Сафин 4) бор. Гореф-гадәт, йола, тормыш кагыйдәләре, закон. Ятып калганчы атып кал! Ерак бабалары шушы сүзне юкка гына түрә итеп алмаганнардыр. Р.Зәйдулла 5) бор. Суд, хөкем. Тилегә түрә юк. Мәкаль. Түрәгә түрә булырлык Бер тылсым тапсаң инде! – Ул чакта аның эте дә Сәламнәр бирер иде. Ә.Рәшит 6) бор. Судья. Бакыр бабам дәүләт судьясы, түрә хезмәтендә торган, Ә зат бабам исә Кызыл армиядә Фрунзе дивизиясендә сугышып, яраланып кайтып, гаиләсен барча байлыкларыннан котылдырып һәм азат итеп, савыга алмыйча вафат киткән. Ф.Яхин 7) бор. Акыл бирү, киңәш итү, фикер әйтү, катлаулы мәсьәләне чишү. Ундүртенә килгәндә Үндүрт дауны бетереп, түрәсен биргән ул [Идегәй] булды. Дастан ◊ Түрәнеке түрдән Хакимият башында булган кешеләр һәрвакыт үз урыныннан файдалана, аның үз мәнфәгатьләрен кайгырту өчен, мөмкинлекләре күбрәк булу турында. – Түрәнеке түрдән, дип әйткән бит халык. Нишлисең, туганнар, дөньяның тәртибе шундый булгач, без генә үзгәртә алмабыз инде, – дип дәвам итте Сөләйман абзый. Р.Мөхәммәдиев |