ТҮР и. 1. 1) Өйнең, бүлмәнең ишеккә каршы ягы. Ишек ачучы Кәримә белән кабат сәламләшүне кирәксенмичә, ул туп-туры түргә узды. К.Тимбикова. Мәдинә, кергәч тә, түргә узаргамы, узмаскамы дип, бераз икеләнеп торды, аннары --- бер кырыйга барып утырды. М.Хәсәнов 2) Өйнең иң эчке ягы; хөрмәтле урын (анда гадәттә кунакларны утырталар). Син ишектән кайтып керә идең Түргә кояш килеп кергән күк. Х.Туфан. – Ну, абый җаным, – диде Тавис, – өйне салып бетерсәм, иң түрендә иң кадерле кунак син булачаксың. Иң түрендә, иң кадерлесе... М.Мәһдиев 3) Өйнең пөхтәрәк итеп җыештырылган эчке зур бүлмәсе (аш һәм йокы бүлмәсенә каршы куела). Туган өйнең ишеге дә ипле, Түрләре дә иркен күренә. Ф.Гыйззәтуллина. Малайны өйнең түрендәге йомшак урынга илтеп салдылар. Р.Мөхәммәдиев 4) Басу, кыр, урман, бакча, ишегалды кебек берәр киң яки озын мәйданның кеше басып торган урыннан эчкәрәк, ерактагы, аргы ягы. Кайсыдыр бер язны – утыз дүртенче елнымы икән – басу түренә, җир селкетеп, трактор килеп туктады. М.Мәһдиев. Болын түрләрендә ал рәшә, Җәйге ялкын капкан болынга ---. Х.Әюп 5) Берәр нәрсәнең иң эчке урыны, эче; уртасы. Мин, шалаш түренә аякларымны сузып, башымны чыгарып, күккә карап яттым. М.Мәһдиев. Өстәл түрендә утырган самавыр байтактан кайнап чыккан иде инде, күтәрелгән парда лебер-лебер җиз түбәтәйләре сикергәләп тора. Р.Мөхәммәдиев 6) Арба-чана кебекләрнең арка сөяп утыра торган урыны. Кем белә, бәлки, Мөршидәсе иренең исән калуына сөенеп, аны арба түренә утыртып алып кайтыр иде. М.Хуҗин. Алсу да нәкъ шул чакны, чана түрендәге урыныннан кымшанып, аңар нидер дәште, кул болгады төсле. Р.Мөхәммәдиев 7) Өйнең, бинаның алгы, фасад ягы. Йорт түренә ялгыз каен Нигә утырттың, иркәм? Ялгыз каен кайгыга, дип, Нигә әйтмәдем икән?! Р.Вәлиева. Өй түремдә алма коела таңда, дөп-дөп коела чыклы үләнгә! Р.Әхмәтҗан 8) күч. Иң яшерен, иң эчке, кеше белмәслек-сизмәслек урын (гадәттә йөрәк, күңел сүзләре белән килә). Сез һаман саф, сез һаман да япь-яшь, Сез һаман да күңел түрендә. Ш.Галиев. Ах, бу якты, көзге кояшлы көн Бигрәк моңсу булып күренә. Сентябрьнең сары яфраклары Коела күк хәтер түренә ---. Л.Шагыйрьҗан 2. с. мәгъ. 1) Түрдәге, ишеккә каршы яктагы, алдагы, иң эчке. Түр яктагы бер бүлмәне Гөлләриягә биргән идек. Анда әле дә аның әйберләре тора. К.Тимбикова. Түр табында тик утырсын шаулап: Самавырың кайнат, иренмә! Ф.Гыйззәтуллина. Түр бүлмә ишеге ачылып, аннан әниләре күренде. Р.Мөхәммәдиев 2) Эчке, аргы, берәр мәйданның аргы башына урнашкан. Түр бакча ◊ Түргә уз к. түрдән уз. – Уз түргә, әнә урындык, утыр. Баедың син, бер бинада эшләсәк тә, күзгә-башка сирәк күренәсең, – дип үпкәләп каршылады ул мине. Г.Тавлин. Түргә... чишенеп, түргә узыгыз. Хәзер чәй куеп җибәрербез. Чәйләп алырбыз... җылынырсыз да... М.Хәсәнов. Түрдән уз Кунакларга илтифат итү, ихтирам күрсәтү йөзеннән, өйнең, бүлмәнең эчке ягына – хөрмәтле кунаклар урынына үтәргә тәкъдим итеп әйтелә. Һай рәхмәт төшкерләре, мактап йөрисез икән, түрдән узыгыз, әллә ни сый-хөрмәт юк югын. М.Шабай. И-и, кунак бар икән! Әйдә кер, Хәдичә, кер, чишен, түрдән уз. М.Хәсәнов |