ТҮП и. 1. 1) Көнбагыш, киндер, рапс һ.б.ш. майлы культураларның орлыкларыннан маен сыкканнан соң кала торган коры калдык. Маен сыгып чыгарганнан соң калган көнбагыш түбе терлекләр өчен туклыклы азык булып санала. Биология. Өйдәге шартларда май алу өчен, сырганак җимешләренең согын сыгалар, түбен ваклыйлар, киптерәләр һәм көнбагыш маенда ике атна буе җылы урында төнәтәләр. Урман аптекасы

2) Җиләк-җимешнең согын сыкканнан, как җәйгәннән соң калган кабыклар, чүп-чар. Марля өстендә калган түпне яхшылап сыгалар. Йорт эшләре

2. с. мәгъ. Шул сыгынтыдан гыйбарәт. Ссудага ярыйсы гына акча булды, чак кына түп азык та вәгъдә иттеләр. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә