ТҮНҮ ф. сөйл. 1) Берәр якка аву, егылу. Манара кайсы якка түним икән дигән сыман аз гына чайкалды да тракторга ияреп янтайды һәм, мәктәп түбәсенең бер өлешен шатыр-шотыр җимереп, гөрселдәп җиргә ауды. Г.Тавлин. Сугышчылар, яшеренергә урын таба алмыйча, ничек туры килде шулай җиргә түнделәр. Ә.Галиев

2) иск. Кире кайту, кире әйләнеп кайту; дүнү. Яу түнгәндә, батыр булыр; дау түнгәндә, акыл булыр. Мәкаль

3) иск. Күчү, китү; дүнү. Әткәй кичә ошбу фани дөньядан түнде. Шура

4) Яту. Әбүсөгыт бай төшермеш иде, салган-салган – лаякыл исергәнче эчсен иде, ичмасам, йокыга түнәр иде. М.Хуҗин. Тәүгиз дә дөм караңгыда ботинкасын салды, пинжәген урындык башына элде һәм шул килеш ятакка барып түнде. Х.Камалов. Без кайсыбыз кая түнгән идек – сикерешеп тордык. Д.Галимов

5) күч. Ою, йоклап китү. Бераздан Заһри шунда утырган җиреннән түнде; Шәяхмәт ашын ашап, бик рәхмәт, дип кайтып китте. М.Мәһдиев. Зөфәр белән Иван утырган урыннарында түнделәр. Ә.Галиев

6) Зур кичерешләрдән, авырлыклардан һ.б.ш.лардан соң айнык фикер йөртә алмаслык хәлгә килү, миңгерәүләнү. Кыйбламны җуеп әйтмим, җанымны ваклавым да түгел, һуштан түнәрлек хәсрәтемнән гаҗиз булып сөйлим... Б.Камалов. Я Алла, кичерегез, зинһар, кичерегез. Кайгы-хәсрәттән мием түнгән. Г.Ахунов

7) күч. Фикер йөртүдә берәр якка өстенлек бирү, фикерне бору. – Һаман да начарга түнеп уйлыйсың бит, кем, Назыйм! – дип картны ачуланды Мөһибә. М.Хуҗин

8) күч. Бер төрдән икенче төргә әверелү, бер хәлдән икенче хәлгә күчү. Явыз каениш хурлыгыннан, әнекәй, Түнәм инде тактага. Җыр. Төнге золмәт мәгъбәдендә ут сүнәр, Кайгы-хәсрәтләр тәмам юкка түнәр. С.Сүнчәләй. Ул ах диюгә, күл төбенең кызыл гөлләре сарыга түнә. Н.Исәнбәт

9) күч. диал. Ияләнү, гадәтләнү, өйрәнү, күнегү. Ашамаска түнгән кеше

10) күч. Кылану, кыланчыклану. Түнмә инде, юләрләнмә!

Түнә башлау Берәм-берәм әкренләп түнү; түнәргә тору

Түнеп бетү Бөтенләй түнү; барысы да түнү. Килеп керде дә, үзен бик акыллы күрсәтергә теләп, күптән мәгълүм нәрсәләрне сибеп утырды егет. Тыңлый-тыңлый түнеп беттем. Ш.Галиев

Түнеп китү Кисәк түнү. Пиджакны урынына элим дигәндә, урындык тагын түнеп китте. А.Гыйләҗев

Түнеп тору Күпмедер вакыт аралыгына түнү. Кинәт Зәлиянең түнеп торган башы ачылып киткәндәй булды... И.Иксанова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә