ТҮНТӘРҮ ф. 1) сөйл. Берәр нәрсәне аудару. Ир, чынласа, тауны түнтәрә. Мәкаль. Төн тудыра – түнтәрә, Көн килә дә күтәрә. Табышмак. Бу кыйшайган хәерче алачыгын да төртеп түнтәрергә вакыт. Яңа өй салырбыз. Р.Төхфәтуллин 2) Әйләндерү. Аксак сарыкның авызына Җил түнтәргән түңгәләк төшәр. Мәкаль 3) сөйл. Берәр якка юнәлтү, кыйшайту; түбәнгә таба юнәлтү. Түгәрәк яулык тектем мин, Түгәрәк күзләрем түнтәреп. Җыр 4) сөйл. Берәр нәрсәне икенче бер рәвешкә, төргә әверелдерү, икенче бер рәвешкә кертү. Уңган кеше тауны ташка түнтәрә. Мәкаль 5) Икенче рәвешкә керү, башкага әверелү, башка форма алу, үзгәрү. Син үсеп җиткәнче, комбайн кырыкка түнтәрер әле. Аны ел саен үзгәртеп торалар. Г.Галиев 6) күч. гади с. Берәр төрле эш башкару. Ат белән ни эш түнтәрмәк була икән [ул], белештегезме? А.Тимергалин 7) күч. Берәр төрле эчемлекне, гадәттә исерткечне, эчеп җибәрү. Беренче рюмкаларны түнтәргәннән соң ук, Ваня дөньясын оныта. М.Насыйбуллин. Шулай да Тимер Буга кайберәүләр кебек исереп --- утырмады, елкы итен бүсеп, куйныкын капкалап, ике аяк кымызны түнтәрде дә Тәңре күзенә чыкты. Р.Зәйдулла Түнтәреп җибәрү Кисәк түнтәрү Түнтәреп кую к. түнтәреп җибәрү. Шик-шөбһәләрегез тәмам таралсын өчен, тагын түнтәреп куегыз әле... Б.Камалов. Шулай диде дә Әдип рюмкасындагы эчемлекне түнтәреп куйды, шоколадның бер шакмагын сындырып авызына капты. Л.Лерон |