ТҮНКӘЮ ф. диал. 1) Түнү, берәр якка аву, кыйшаю. Безнең һөнәрчеләребез Гыйззинең алга түнкәйгән иске өендә утыралар. Ф.Хөсни 2) Яту. Микулай идәндә күшәп яткан яңа туган бозау янына түнкәйде. Р.Бәшәр Түнкәеп бетү Бөтенләй түнкәю Түнкәеп калу Түнкәеп, шул хәлен үзгәртмәү. Кайсы берсе, хәлсезлектән тора алмый, агач төбендә түнкәеп кала. Н.Хәсәнов Түнкәеп китү Кисәк түнкәю Түнкәеп тору Түнкәйгән булып күренү |