ТҮНКӘРҮ ф. 1) к. түнтәрү (1, 2 мәгъ.). [Балның] болай да кимен куймыйбыз, --- кичә байкайларда бер мичкәсен түнкәрдек. А.Әхмәт 2) Берәр якка кыйшайту; түбәнгә таба юнәлтү. Егылганны екма, Түнгәнне түнкәрмә. Мәкаль. Кара гына күзең, ай, түнкәреп, Ник моңландың караганда. К.Тинчурин Түнкәреп җибәрү Кисәк түнкәрү Түнкәреп кую к. түнкәреп җибәрү |