ТҮНДЕРҮ ф. 1) Кире кайтару, бору; дүндерү. Әхмәт атасына хакыйкать хәлен аңлатырга тырышып карады, --- ләкин боларның берсе дә хәзрәтне үз фикереннән түндерә алмады. Ф.Әмирхан. Күрәсең, моңыбыздагы ислам аһәңе күңелләребезне кыйблага түндерә... Р.Зарипов 2) Берәр якка таба бөгү, ию, кыйшайту. Самохин, озын гәүдәсен алга түндереп, украин мыегын парторгка [якынайтты]. Совет әдәбияты 3) диал. Аудару, егу, әйләндереп салу 4) күч. Уйлау, фикер йөртү сәләтен бетерү, аек акыл белән эш итүгә комачаулау, башны әйләндерү. – Бу – алкашларны түндерә торган нефть суы түгел, матурым, импортный шампански! Моның бер зыяны да юк: шаулап торганда эчеп җибәр, әйдә! – диде Сабира коры гына. З.Фәйзи Түндереп җибәрү Кисәк түндерү Түндереп кую Түнгән хәлгә китерү |