ТҮНДЕРБАШ и. бот. Чатырчәчәклеләр семьялыгыннан озын сабаклары кызыл таплар белән капланган, дару үләне буларак та файдаланыла торган агулы икееллык үлән үсемлек; елан көпшәсе; русчасы: болиголов. Түндербаш алколоидлары организмга кураре һәм никотин агулары кебек тәэсир ясыйлар. Агулы үсемлекләр. Тимгелле түндербаш ташландык җирләрдә, чүплекләрдә очрый, яфракларын ышкыганда, аннан тычкан исе килә. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |