ТҮМГӘК и. 1) Сазлык яки иңкү җирдә үлән яисә мүк белән капланган вак-вак калкулыкларның берсе. Итек табаннары батып тора, сазлык түмгәгендәге шикелле, тигезлек саклавы читен. Ә.Гаффар. Һәммәсе дә шигырь аңа, Һәммәсе – галибанә: Капка астыннан өргән эт, Түмгәктәге бүдәнә... Зөлфәт

2) Тигез җирдә калкыбрак торган урын, бик кечкенә калкулык. Алдыңдагы чүлмәккә карап, аяк астындагы түмгәккә абынма. Мәкаль. Баштарак ни үзгәргәнен дә аңламады, балачактан һәр борылышка, һәр түмгәккә күнеккән күз бүген ятсынып, инешне кызганып, боегып калды. А.Гыйләҗев

3) Зур оеш туфрак яки кар, кантар. Караңгыда клубка барганда, хуҗаның алдан юл сабуы, аяк астындагы һәр күлдәвек, һәр түмгәк хакында искәртеп куюы, инде ярты төн узуга карамастан мунча өлгертүләре дә истә. Т.Әйди. Аяк астындагы түмгәк бер бадьян алма сыман чәчрәп-таралып китмәгән булсамы... Р.Мөхәммәдиев

4) Агач төбе. Балта чапканчы, түмгәк ял итә. Мәкаль. Чыннан да, Борһанны соңгы вакытта гел ялгызын гына күрәләр. Күбрәк аның зират артындагы яр өстендә түмгәк кебек ялгыз утыруын күрәләр. М.Хәсәнов

5) Кырмыска оясы. Очтым гына кырмыска түмгәкләре өстеннән. Ф.Яруллин. Җитте, чапкан печәнне җыеп, төяп тормасаң, өстеңә түмгәктән кырмыска китереп сибәм! З.Фәйзи. Түмгәк кырмыскаларының бәйрәм иткәнен сыңар күзле карт карап тормады, карашын тагын дулкыннарга күчерде. Р.Зәйдулла

6) күч. Тормышта була торган һәртөрле авырлыклар, киртәләр, тоткарлыклар. Тормыш түмгәкләрен без икебез Яшьлек белән бергә атладык. Ә.Ерикәй. Һәр адымда абынмас өчен, юлдагы түмгәкләрне күрү өчен, рухи офыкларыбызның ачык булуы зарур. Ә.Рәшитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә