ТҮМӘР и. 1) Бүкән, тумран, төп. Рәхимҗан бабай тимер чөй белән пеше карама түмәрләрен ярырга азаплана. А.Гыйләҗев. --- башны рундукка төртеп, аякларны переборкага терәп, түмәргә кысылган чөй шикелле берегеп яттык. М.Юныс

2) Урындык итеп кулланыла торган агач төбе яки шуңа охшаш нәрсә. Сарман углан әкрен генә түмәреннән күтәрелде һәм шушы яман сүзләрне әйткән ак сакаллы картка текәлеп карады, әмма шундук кире урынына утырды. М.Хәбибуллин

3) күч. тирг. Аңгыра, юньсез кеше. – Түмәр! Томана! – дип кычкырды да, җәһәт килеп, мундирның дүрт кесәсен дә умырып төшерде [майор]. М.Хафизов. Ә син – түмәр, утын агачы. Йөреп-йөреп юньле кыз таба алмагач, миңа килеп өйләнгән булдың. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә