ТҮЛӘҮСЕЗ с. 1. 1) Түләмичә алырга, файдаланырга мөмкин булган, бушлай бирелә торган, тиген. Түләүсез малның кадере булмый. Мәкаль. Гидроэлектростанция корылган елга агып бетмәслек булганга, гидростанция дә түләүсез ягулык белән тәэмин ителеп тора. Дөньяда ниләр бар

2) Хезмәт хакы түләнми торган; бушлай эшләнә торган. --- мин кемнәрнеңдер түләүсез хезмәтчесе булудан гарык. Г.Тавлин. Ял итәм! Тагын бер айга түләүсез ялга кудылар безне! М.Маликова

2. рәв. мәгъ. Акча сорамыйча, түләү таләп итмичә. Концерт бирдең бер түләүсез-нисез, синең җырың яуны җиңеште. Сандугачым, моңа, бер уйласаң, бездән сиңа орден тиешле. Р.Әхмәтҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә