ТҮЛӘҮЛЕ с. 1) Акчалата түләү шарты белән башкарыла яки хезмәт күрсәтә торган. Инде түләүле концертларга качып-посып билетсыз кергәндә, элеккечә клуб ишегеннән дә чыгарып ата алмаслар. М.Мәһдиев. «Чуарбаш», Болакның уң ягына борылып, түләүле поликлиника ишеге төбендә туктала. М.Насыйбуллин

2) Ялланган, яллаулы, акчага, хезмәт хакына эшли торган. [Империализмның] түләүле агентлары мораль яктан нык булмаган бәндәләрне эзли. Г.Әпсәләмов

3) Акча, хезмәт хакы түләнә торган. Биш ай түләүле отпыскада булды. Х.Сарьян. --- Хәйруллин, аспирантурада йөреп карап, үзеннән фән әһеле чыкмасын вакытында аңлап, түләүле һәм мактаулы иҗтимагый эшкә күчә. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә