ТҮЛӘ’Ү II и. 1) Берәр нәрсә сатып алган яки файдаланган өчен бирелгән акча яисә әйбер; хак, бәя. Менә сезгә ябык веранда, түләү-фәлән сорамыйм. Торыгыз. Г.Тавлин 2) Һәртөрле салым, җыем, налог. Үземә генә бик кыенга туры килә, түлисе түләүләрем дә күп ич әле. В.Нуруллин. Товарларны бу корабльләрдә Урта диңгез аша алып чыккан өчен, венециялеләр тагын зур түләү таләп итәләр. Робинзон эзләреннән 3) Хезмәт хакы. Узган ел табыш зур булды. Җәй ипле килде. Өстәмә түләүгә генә унике пот бал алдым. М.Мәһдиев 4) Түләк, штраф, йолым |