ТҮЛӘ’Ү I ф. 1) Сатып алынган яки файдаланылган әйбер, башкарылган эш яки гомумән нинди дә булса башка берәр хезмәт өчен акча яисә шуңа бәрабәр булырлык берәр нәрсә бирү. Безгә бит, вак тиредән бер бүрек эче җыйганга – ике тиен, --- бүрек тышын кисеп теккән өчен, бары өч тиен түлиләр. М.Гали. Юк, агайне, язучылык өчен акча түләмиләр. Язган өчен генә – анда да, басылып чыкканы өчен генә түлиләр. М.Мәһдиев 2) Теге яки бу йөкләмәләрне үтәү. Ит, бәрәңге заданиеләрен аерым хуҗалыклар күбрәк түли иде. М.Мәһдиев. Өздем инде мин колхоз белән араны... Ссуданы түләп кайттым. К.Кәримов 3) Бурычны кайтару, бирү. Җитмеш – җимеш кояр чак, Бар чаклысын җыяр чак. --- Эшләмәгән эшләрне – Бурычларны түләр чак. Ш.Галиев. Үзеңнекеләрме?! Бурыч түлисе бар дип, берәрсен рәнҗетмәдеңме? Безгә харам мал килешми. К.Кәримов 4) Китерелгән зарар, зыянның хакын каплау, кире кайтару. Әле сез минем бер караңгыдан икенче караңгыга эшләгән белән ат түләмәкчемени! М.Мәһдиев. Миңа мораль зыян китергән өчен, Гарифуллин Марат белән Гарифуллина Галиябану компенсация түләргә тиешләр дип саныйм. Т.Миңнуллин 5) Бер яктан килгән зарар яки чыгымны икенче яктан килгән файда белән каплау, кире кайтару, аклау. Аннан соң хуҗа хатынга: – Егетне сыйла, сөтен-маен кызганма, правление хакын түләр, – дип кисәтте дә китеп тә барды... Н.Дәүли. Моннан тыш Касимов Һиндстан җирендәге рус әсирләрен хак түләп булса да азат итәргә --- тиеш була. М.Мәһдиев 6) күч. Җавап бирү, кайтару. Пар күгәрчен кебек гөрләшкәндә, Мәхәббәткә нигә күләгә; Керсез сөюемә, язгы гөлем, Авыр сүзләр белән түләмә. Ә.Рәшитов. Синең яратуыңа мин ни белән булса да түләргә тиеш. Т.Миңнуллин 7) күч. Элекке эшләренең җәзасын алу, элекке бозык, начар эшләре өчен җавап тоту. Аларның елга аръягындагы җир-сулары, дала-тугайлары – орыш кырында кан койган угланым, алыпларыбыз өчен түләү булыр. М.Хәбибуллин. Барысы да бер юлы аңлашыла, барысы өчен дә түләргә кирәк... Һәм түләделәр дә.--- Әйе, дога белән каргышка пәрдә юк шул. Н.Гариф Түләп бару Регуляр рәвештә, рәттән һәрберсен түләү. Шәмгун карт ул налогны, страховой акчасын һәм башка шуның кебек җыемнарны үз вакытында түләп барырга ярата. А.Шамов Түләп бетерү Түләнергә тиешле сумманы тулысынча каплау, түләү эшен тәмамлау. Мөгаен, каравылчыдыр. --- Эләктереп алса, беттеләр: штрафын җәй буена түләп бетерә алмассың... Г.Ахунов Түләп йөрү Һәркемгә яки күп кешегә түләү, күп җирдә түләү. Бу юлы [Мәхмүт], бүлмә саен кереп, кешеләргә әҗәтен түләп йөргән. К.Тимбикова Түләп килү Билгеле вакыттан алып, регуляр рәвештә түләү. Башкалар итне кырык килограмм түләгәндә, Чулак Абдул алтмышны түләп килде. М.Мәһдиев Түләп кую Алдан түләү. Бу – алдан ук планлаштырылган, акчасы түләп куелган сәфәр. Р.Мөхәммәдиев. ...Икенче көнне Илһам прокат бүлегеннән кечкенә генә суыткыч алып кайтты. Бәясен бер елга алдан түләп куйды. Х.Ширмән Түләп тору Гел, даими рәвештә түләү, билгеле вакыт аралыгында түләү эшен башкару. Эшләр шушылайга ук китәрен чамалаган булса, --- Хәнәфи ул Табак битне шатырдатып торып судка бирер иде дә аңа гомер буе түләп тора торган иттерер иде. В.Нуруллин Түләп яту к. түләп тору. Мәктәптә укыганда мактанып йөргән иде, ди. Хәзер әтисе акчасыннан комсомол взносы түләп ята, ди. Т.Миңнуллин |