ТҮЛӘТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. түләү. Мин монда тирләп-пешеп синең эшеңне җайлап йөрим, ә син әле тагын акча да түләтмәкче! М.Маликова. Куштан ул белә хак түләтә: Сарайлар салдырта бүләккә. Ф.Гыйззәтуллина

2) Китерелгән зыянны капларга мәҗбүр итү. Аннан башка да борчулы вакытыбыз. Менә ат түләтәбез дип торалар. М.Мәһдиев. Ахырда, үлгән айгырның хакын Әхмәттән түләтергә һәм үзен иртәгәдән үк эшкә чыгарга мәҗбүр итәргә, дигән карар кабул ителде. Ф.Мансуров

3) күч. Үч алу

Түләтә башлау Түләтергә тотыну. Җир-калаларын гына яулап калмадылар, империя кадәр империядән ясак түләтә башладылар. М.Хәбибуллин

Түләтеп бетерү Тулысынча түләтү

Түләтеп тору Даими рәвештә түләргә мәҗбүр итү, озак вакыт дәвамында түләтү. Бу заман Казан Мәскәүне буйсындырып, куркытып, ясак түләтеп торучы бик тә куәтле ил була. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә