ТҮЛ и. 1) Ана кош-кортларның, бигрәк тә тавыкларның, күкәйлегендә кечкенә йомырка яралгылары, вак кына түгәрәк сарылар; орлыклар. Әтәчләр язга кычкыра башладылар, күкәйгә түл җыя торган тавыкларның кикрикләре кызарып китте. Ф.Хөсни. Әйтәм бит, юкка гына кытаклыйсың син. Менә ич түлнең әсәре дә юк. Г.Галиев 2) сөйл. Кеше яки хайван тәнендәге май. Түзгән түл җыйган. Мәкаль. Ә менә җәй көне, түл җыйган үрдәк кебек, алар авылда шактый хәлләнеп килгән. С.Поварисов 3) сөйл. Байлык, мал. Борчылма, монда да әкренләп түл җыярсың әле, совхозыңны күтәрерсең. А.Расих 4) сөйл. Белем, гыйлем; тәҗрибә һәм акыл. Ләйләгөл инде түлне төрле мәктәптә укып җыйган. М.Мәһдиев. Туган якларымда түл җыям да Казаныма кайтып язамын. Ф.Яруллин |