ТҮ’КМИ-ЧӘЧМИ рәв. 1) Берсен дә калдырмыйча, югалтуларсыз. Солылар, бер-берсенә тотынышып, стена кебек утыра. Игенче шуларның бөртеген дә түкми-чәчми җыеп алырга ашыга. К.Тәхау 2) күч. Тулысынча, бөтен килеш. Кырык кул аша үтеп, таушалып, буялып, укылып беткән булса да, өйдәгеләрнең күңел җылысын түкми-чәчми китереп җиткергән иде ул [хат]. И.Гази. Ә Сез, Рабига апа, Фәрит абый, моңлы көйләребезне халыкка түкми-чәчми ирештерүче, үзенчәлекле итеп башкаручы җырчы, моң осталарыбыз. Мәдәни җомга 3) Бернәрсәне яшермичә, туп-туры, дөп-дөрес. Хафиз барысын да түкми- чәчми сөйләп биргәч, Биккол беркавым дәшми-тынмый утырды. М.Хәбибуллин. Хисләремне, түкми-чәчми, шигъри телгә күчердем мин... Л.Шагыйрьҗан 4) Бәйнә-бәйнә, бөтен ваклыклары һәм нечкәлекләре белән, тәфсилләп, җентекләп. Рәйсә ничек өйләнүегез турында да, каһәрле тормышыгыз турында да түкми-чәчми сөйләде. Г.Тавлин. --- аңа баш хирург Янис Августович, бөртеген дә түкми-чәчми, Айтугановның ачы язмышы турында сөйләгән булган. Җ.Тәрҗеманов 5) күч. Бик пөхтәләп, берәмтекләп, җиренә җиткереп. Махсус сорап алган җәймәне җәеп, ястү намазын түкми-чәчми укыдым. Ш.Камал. Алар эшне һич ашыкмый, түкми-чәчми тырышып-тырышып эшлиләр. З.Бәшири |