ТҮЗҮ ф. 1) Чыдау, физик һәм рухи кыенлыкларга каршы тору, аларны күтәрә алу, һәртөрле авырлыкларга, интегүләргә, газапларга бирешмәү; сабыр итү. Үтә дә кызганыч, түзеп булмас дәрәҗәдә кызганыч иде бу хәл. Г.Ахунов. Абынсам да түзәм, Кагылсам да түзәм, Сүнгәндә дә дөрләп кабынсам, Белеп түзәм икән: дөнья гүзәл икән, Гомерең буе җырга табынсаң... Л.Шагыйрьҗан 2) Теләгән, уйлаган, күңелгә килгән берәр эш-гамәл яки кыланыштан тыелып калу. Кызып әйтә идем хак сүзне, Кайчакларда дәшми түз икән. Ш.Галиев. Түзмәссең озак, Син дә бит Чыгарсың бу юлларга... Ф.Гыйззәтуллина 3) Тискәре күренешнең булуына ис китмәү, аңа ризасызлык белдермәү, каршылык күрсәтмәү. Ниһаять, хәзәрләрнең эзәрлекләп торуына түзә алмыйча, болгарларның өченче төркеме, Кубрат ханның өченче улы Котрак җитәкчелегендә, Кубань һәм Дон буйларыннан кузгалып, озын юл үтеп, Идел һәм Чулман буйларындагы урман-далалар куенына килеп сыена. М.Мәхмүтов. Болар Мисырдагы коллыкка түзә алмыйча чыгып киткән еврейлар булганнар. Робинзон эзләреннән 4) Зыян китерә, тискәре йогынты ясый торган тышкы тәэсирләрдән таушалмау, тузмау, үзенең элекке сыйфатларын, үзлекләрен югалтмау; чыдау. Сталинградта, Курск тирәсендә таш чыдамады, тимер түзмәде, ә совет солдаты күкрәк киереп алга баруында булды. Ш.Рәкыйпов. Күн иярләр түзми шәп атларга, Йөрәк ничек түзсен еракларда?! Зөлфәт 5) Берәр таләпне, шартның үтәлүен һ.б.ш. кичектереп тору, көтү. Бурычны бераз түз әле! ◊ Түзәр әмәл калмау Салкын, эссе, авырлык, арганлык һ.б.ш. чигенә җитү, артык түзә алмау. Җанга тиде тәмам [теге мөртәт], түзәр әмәлем калмады. М.Хәбибуллин. Атның шаянлыгына, арт сикертеп чапкынлавына, кыланмышларына түзәр әмәл калмагач, тоттык та җылы абзарга чыгардык үзен. Шәһри Казан. Түзәр әмәл юк к. түзәр әмәл калмау. Түзәр хәл калмау Түземлек бетү, сабырлык җитмәү. Башкайларым катты инде, Калмады түзәр хәлем. Атнабай. Төн урталарында, инде тәмам башлары миңгерәп, түзәр хәлләре калмагач, Ләйсән ишеккә атылды. М.Маликова. Түзәр хәле калмагач, бәк кача-поса йортның тәрәзәсе янына килде, үрелеп эчкә карады. М.Юныс. Түзәр хәл юк к. түзәр әмәл юк. --- Зәмзәмбикә килеп керде. Керү белән: – Фу-у, билләһи генәм! Түзәр хәлләр юк... – дип, салкыннан зарланган булды. М.Хәсәнов. Коточкыч авыртулардан гаҗиз булып, якын-тирәдәгеләргә болай дип тә әйтә [Ф.Әмирхан]: «Үләсем бер дә килмәсә дә, бу авыртуларга түзәр хәлем юк, миңа үлем теләгез». Р.Әмирхан. Түзәр чама калмау к. түзәр әмәл калмау. Үлеп яраткан кызым бар, җан юлдашым Әзизәм бар, түзәр чамам калмады, саргайдым, Якуп абзый, ипидер... Э.Касыймов. Түзәр чама юк к. түзәр әмәл юк. Түз генә к. түзеп кенә тор. Өерләре белән ташландылар үзенә. Түз генә! Җыелыш кебек нәрсә дә ясап алдылар. Тетмәсен теттеләр Хәдичәнең. М.Хәсәнов. Түзеп кара к. түзеп кенә тор. Менә шуңа түзеп кара инде! Йөрәгең-җаның булса, ничек түзмәк кирәк?! Г.Гыйльманов. Түзеп кенә тор Берәр кешегә карата мөгамәләдәге сүзнең яки гамәлнең, гадәттә орышу, кыйнау һ.б.ш. көчле, күңелгә авыр булуын белдерә. --- [Әбием мине]--- кыздырырга тотынды, түзеп кенә тор! М.Фәйзи. Хәзер инде түзеп кенә тор, абзыкай. Үз дигәнемне эшләмәсәм, исемем Әмир булмасын! Җ.Дәрзаман. Түзсәң түз к. түзеп кенә тор Түзеп йөрү Күптәннән бирле түзү, шактый вакыт түзү. Күңелендә туган авыр, караңгы уйларын бераз вакыт әйтмичә түзеп йөрсә дә, Сания бер дә бер көнне Нәфисәгә бөтен күңелен ачты. Г.Гыйльманов. Үзем яраткан кешене очратырмын дип еллар буе хыялланып һәм түзеп йөргән Даниялның Әлфинурны һич тә югалтасы килми иде. З.Фәйзи Түзеп калу Үз-үзен тыю, берәр гамәл кылу турындагы фикереннән ваз кичү. Бу сүзләрне ишеткәннән соң, Сабираның үзенә нинди кабахәтлек кылганын искә алып, йөрәген әрнетерлек итеп әйтәсе килсә дә, түзеп калды. З.Фәйзи. Зөфәр, күңелендә ургылган шатлыктан, чак ура кычкырмый түзеп калды. Ә.Галиев Түзеп тору Билгеле вакыт дәвамында түзү. Моңарчы түзеп торганыбызга рәхмәт әйт тә, эшеңнән азат итүләрен сорап, колхозчыларның гомуми җыелышы исеменә гариза яз! В.Нуруллин. Өйләдән соң каравыл өе тирәсендә бер төркем ирләр җыелып торган җиргә килгән Назыйм түзеп тора алмаган, шапырынырга тотынган. Р.Мөхәммәдиев |