ТҮЗЕМСЕЗЛЕК и. Берәр эш, шөгыль өчен түземлек булмау яки җитмәү үзлеге, чыдамсызлык; сабырсызлык. Йөзләгән исләр арасыннан кирәген табып, эзтабар түземсезлек белән баскычтан аска таба ыргылды. М.Насыйбуллин. Сынау көнен түземсезлек белән көтеп алган Азат җавабын, хәрбиләрчә килештереп, кыска тотты. Р.Мөхәммәдиев |