ТҮЗЕМСЕЗЛӘНҮ ф. Сабырсыз кылану, түземсезлек билгеләре күрсәтү, түземлекне җую. Әнә ул, тирләгән пеләш башын сөртә-сөртә, түземсезләнеп, ишекле-түрле йөри. Ш.Рәкыйпов. Авырулар язга чыкканны, авыр кыштан котылганны түземсезләнеп көтәләр. А.Гыйләҗев Түземсезләнә бару Торган саен ныграк түземсезләнү. Сөрген срогы ахырына якынлашкан саен, Владимир Ильич түземсезләнә бара. Казан утлары Түземсезләнә башлау Түземсезлек билгеләре күрсәтү. Шул җирләрдәге тормышны күз алдыма китерсәм, түземсезләнә башлыйм. М.Юныс. Бүреген киде, түземсезләнә башлаган кунагына баш какты да, мылтыгын ачу белән җилкәсенә ташлап, чалош-полыш аска атлады. Ә.Әминев Түземсезләнә төшү Тагын да ныграк түземсезләнү; аз гына түземсезләнү Түземсезләнеп китү Билгеле моменттан алып сизелерлек түземсезләнү. Базыян җиңгине күргәч, ул тагын да ныграк түземсезләнеп китте: – Я, ни бар, җиңги? Бибеш исәнме? З.Биишева Түземсезләнеп тору Хәзерге моментта түземсезләнү |