ТҮЗЕМСЕЗ с. 1. 1) Түземлеге, сабырлыгы булмаган; сабырсыз, чыдамсыз. Йокыга бик түземсез шул син, улым. М.Гали. – Бирмәсәгез, мин өлкән штурманга рапорт язам. – Син шундый түземсез кешемени? М.Юныс

2) Сабырсызлык, чыдамсызлык белдерә торган. --- бер-берсенә бирелгән түземсез сорауларның никадәр күп булуы үзеннән-үзе билгеле инде. Г.Әпсәләмов. Түземсез чырай

2. рәв. мәгъ. Сабырсызланып, тынгысыз рәвештә. Күрми калмагаем дип, йөрәк түземсез тибә дә тибә. Х.Сарьян. Киң, тигез урамның ике ягын да тутырып торган, түземсез гөрләшкән кешеләр, быргы тавышына колак салып, тып-тын калдылар. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә