ТҮЗЕМЛЕК и. Берәр авырлыкны, кыен хәлне кичерүдә, эш башкаруда чыдамлык, сабырлык; түземле булу сыйфаты. Теге шакыган кунак, түземлеген җуеп, ресторан ишеген дөбердәтергә кереште. М.Насыйбуллин. Әсәрләрдә, башлыча, табигать һәм кеше арасында көч сынашу; акылы, тапкырлыгы, түземлеге, физик көче аркасында кешенең җиңеп чыгуы турында сүз бара. Л.Ихсанова

Түземлек касәсе ташу кит. к. сабыр савыты тулу. Түземлек касәсе тулып ташкан халык, чарасызлыктан ярдәм сорап, президент Рөстәм Хәмитовның блогына мөрәҗәгать итте. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә