ТҮЗЕМЛЕ с. 1. 1) Нык, чыдам, таушалмас. Безнекеннән дә арзанрак, түземлерәк малны Ташаякны бер итеп эзләсәгез дә таба алмассыз! Ә.Фәйзи 2) Төрле кыенлыкларны, авырлыкларны, күңелсезлекләрне сабырлык белән кичерә ала торган, сабыр, чыдам (кеше тур.). Гомер буе аңа охшарга тырышачакмын. Аның кебек үз-үзен аямый торган, түземле, сабыр, тыйнак, искиткеч саф намуслы. Ш.Рәкыйпов. Сынаса да тормыш, сындырмады, Сынауларда булдык түземле. Ш.Галиев 3) Чыдамлылык, сабырлык таләп итә торган. Мондый заман эшчеләр партиясеннән --- түземле көрәш алып баруны сорый. Г.Нигъмәти 2. рәв. мәгъ. Берәр эштә, тормышта чыдамлылык, ныклык, сабырлык күрсәтеп. Югарыда китерелгән кайбер мисаллар Ә.Фәйзи, М.Максуд, Ә.Ерикәй кебек бер төркем язучының озак, түземле, нык һәм күп эшләүләрен күрсәтә. М.Җәлил. Шәһит бабай да, --- әллә гүя өметсез, рәхимсез авыруны түземле кичерә белү өчен уйлап чыгарылган бу гаҗәп тә кешелекле гадәткә тыйнак хөрмәт йөзеннәнме, актык сулышына кадәр авылдашларыннан авыруын яшерде. З.Биишева |