ТҮЗЕМ с. 1. 1) Берәр эш-хәлне сабырлык, чыдамлык белән үткәрә торган; сабыр, чыдам (кеше тур.). Фәхри каенагага да сабыр итәргә кирәк иде инде, ир кеше бигрәк тә түзем булырга тиеш иде. М.Гафури. Бүтәннәрне кайгыртып та үз хәсрәтен сиздермәүче сабыр холыклы бу түзем кешенең алдына тезләнәсе [килә]. Г.Бәширов 2) Чыдам, түземле. Сагынмый үткән сәгатем Сирәк бит, сирәк, сирәк: Мең сәгать сабыр итәргә Иң түзем йөрәк ләбаса, Реактор йөрәк кирәк. Х.Туфан. Суыкка түзем, чүлдәге кызулыкка да бирешми алар [алабайлар]... Р.Мөхәммәдиев 3) Сабырлык, чыдамлык таләп итә торган. Ни китерер? Байлык, бозыклыкмы? Әллә түзем эшме? Тырышумы? Ә.Фәйзи 2. рәв. мәгъ. Сабыр. Ул мине күреп елмайды, --- ботинкаларымны салганны түзем генә көтеп торды. А.Гыйләҗев 3. и. мәгъ. к. түземлек. Моңа түзеп-түзеп тә түземе төкәнгән Габделмәгыйзь абзый беркөнне әйтә моңа ---. Ш.Маннапов. Болай да бик каты кайгырып, эчтән сызып йөргән Хәлимәнең шуннан соң түземе шартлады. В.Нуруллин |