ТҮЗГЕСЕЗ с. 1. Түзә алмаслык дәрәҗәдәге, түзәрлек булмаган. Адәм түзгесез эсседә фуфайкасы көйри башлагач, без аны тартып чыгарып, өстенә су койдык. С.Сабиров 2. рәв. мәгъ. Түзеп булмаслык рәвештә. Минем гармунга өйрәнәсе килү тора-бара --- кытыкланып, түзгесез кычынып йөрәккә төшә. Ш.Маннур. Кояш түзгесез кыздыра, үтереп эчәсе килә. З.Мурсиев |