ТҮЗӘРЛЕК с. 1. 1) Түзәргә мөмкин булган, чыдарлык дәрәҗәдәге. Көне-төне селкенми бер урында яту никадәр генә туйдырмасын, эчке сызлавы адәм түзәрлек булса, Габбани ыңгырашмады. Ә.Галиев

2) Нык, чыдам. Зур тизлеккә түзәрлек яңа материал һәм тиешле форма үзгәрешләре кирәк. Ш.Галиев. --- «кара алтын» ятмалары булган җирләрдә сейсмик нык-таза, ягъни җир тетрәүләргә түзәрлек скважиналар борауларга туры килмәгәе... Казан утлары

3) күч. Уртача, ярыйсы гына, бик начар түгел. --- ул барып кергәндә, ике-өч хатын-кыз бар иде. Икесе – түзәрлек, сүз-йомыш сыя торган хатыннар ---. А.Гыйләҗев

2. рәв. Түзеп булырлык рәвештә. Кичке пароход белән аска төшеп тә киттек. Аска төшүебезне сөйләмим, түзәрлек булды. А.Хәсәнов

3. и. мәгъ. к. түземлек. Минем түзәрлегем калмаган иде инде. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә