ТҮГҮ-ЧӘЧҮ ф. 1) Саксыз эшләп яки ялгышлык белән агучан, сибелүчән нәрсәләрне чәчү, тарату, түгү

2) күч. Әрәм-шәрәм итү, туздыру, саксыз тоту

Түгеп-чәчеп бетерү Булган бар нәрсәне ахырына кадәр түгү. Их сез, кызлар, кызлар! Тәмәке төрә белмисез бит! Барлы-юклы әчмүшкәмне дә түгеп-чәчеп бетердегез. А.Хәсәнов

Түгеп-чәчеп йөрү Теләсә кайда, һәр җирдә түгү. Орышырга дисәң, йөгемдәге печәнне түгеп-чәчеп йөрмим бугай, иптәшләремнән дә ким эшләмим кебек, Сәләй белән Кәрим ничә йөк илтеп аударсалар, мин дә шуның кадәр үк илттем... Г.Тавлин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә