ТҮГҮ ф. 1) Сыек яки бөртекле нәрсәләрне савыттан кою, агызу, сибү, чәчү. Суын түкмәс өчен, Миңлеасия бии-бии атлый. Һай аның ул атлаулары! Г.Ахунов. Сөтне, ачытып, чебигә ашатсалар ашаталар, чыгарып түксәләр түгәләр, әмма сатмыйлар. М.Мәһдиев

2) Кирәкмәгән нәрсәне, чүпне чыгарып ату, берәр урынга алып барып ташлау. Әнә берәүсе, арган атны чыбыркылый-чыбыркылый, тирес түгәргә бара. Г.Сабитов. --- завод артындагы чүплеккә исә канаудан ниндидер сыеклык саркып чыга, ул сыеклык өстенә кешеләр азык-төлек калдыклары чыгарып түгәләр, ә хәтәр сыеклык ул калдыкка сеңә... М.Мәһдиев

3) Күпләп кою, агызу. Яулап тыныч киләчәкне, Җир шарын шуышып үттек. Һәр секундта без кан түктек, Һәр минутта без кан түктек ---. Ш.Галиев. Яшь яңгырым түккән идем, Таңнарда төшкәч томан. Ә.Синугыл-Куганаклы

4) иск. Салу, кушу, өстәү, кату. Буранлы көн туганмын, Борыч бирсәң еламам, Борычтан яман ачымам, Шикәр түксәң төчемәм ---. Дастан

5) күч. шигъ. Тарату, чәчү, сибү (нур, моң, тавыш һ.б.ш. тур.). Алып менә тургай мулдан җир җырын күкләренә. Түгә иде моңын гүя яшь арыш төпләренә. Р.Әхмәтҗан

6) күч. Эчендәге серләрен ачып салу, берәр кешегә сөйләп бирү, уй-фикерләрен кеше белән уртаклашу. Инде шактыйга сузылган моң-зар түгү һәркемне туйдырган иде булса кирәк. Ф.Сафин. Башкорт беркемгә дә игътибар итмәде, көне буена, юк, атналар буена җыелган әрнүен, шикләрен, кимсенүләрен дөньяга түгеп, Тәңре белән сөйләшүен белде. Р.Зәйдулла

7) күч. Сарыф итү, багышлау, кую, салу (көч, вакыт һ.б.ш. тур.). О-о, гаиләдә ир ир булсын өчен, хатын-кыз сансыз-исәпсез көч түгә! А.Гыйләҗев. Ояга вентиляция ясаучы умарта кортлары, тыныч хәлдәге кортларга караганда, йөз тапкыр диярлек артыграк энергия түгәләр. Умарта кортлары

8) күч. Тотып бетерү, бик күп тоту. Нью-Йорк бу эшкә күп акча түгә. Г.Гали

Түгеп бетерү Барысын да түгү. – Шлакны түгеп бетермичә, мин вахтаны кабул итмим, – диде Емельянов. М.Юныс. Нәфисә күңелендәге уйларын соңгы тамчысына кадәр түгеп бетерергә булды ---. Г.Гыйльманов

Түгеп җибәрү Кисәк кенә, гадәттә ялгыш түгү. Кыз суын түгеп җибәрә, егет өч бөртек тары булып чәчелеп китә. Әкият. Хәтта ике тапкыр ялгыш кына тәлинкәсендәге чәен дә түгеп җибәрде, мескен... Аманулла

Түгеп йөрү Теләсә кайда түгү; еш кына түгү. Сиңа ачылдым, түгеп йөрмәссең, яме! Марс Шабаев. Бу кадәре дә акча түгеп йөрүеңне бер дә килештермим мин, улым ---. Р.Гаязетдин

Түгеп калу Түгәргә өлгерү. Хатын --- сөйли дә сөйли. Хәтта ашыга да: ире килгәләгәнче, күңелендәген түгеп калырга ашыга сыман. К.Тимбикова

Түгеп килү Шактый вакыттан бирле яки гел түгү

Түгеп тору Хәзерге моментта яки даими рәвештә түгү. Казылган җирдән суны котелоклар белән түгеп торабыз. Яңарыш

Түгеп утыру к. түгеп тору. Ах-вах итеп, зар елап, канлы яшьләрен түгеп утырмады ---. Г.Гыйльманов. Һәр бизәген иренмичә юнып-чокып, күпме күз нурын түгеп утырган. В.Нуриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә