ТҮГЕЛҮ-ЧӘЧЕЛҮ ф. 1) Агучан, сибелүчән нәрсәләр таралу, сибелү 2) күч. Әрәм-шәрәм булу, юкка югалу. Андый чакларда әйтерсең лә аның аккордеоныннан көй түгел, ә бер күңелдән икенче күңелгә, беркая түгелми-чәчелми, беркем колагына чалынмый, икәүгә генә аңлаешлы сер агыла... М.Маликова 3) күч. Барлык серләрне ачу, фикер-карашлар белән уртаклашу Түгелеп-чәчелеп бетү Нык түгелү-чәчелү. Юк, түгелеп-чәчелеп бетү бер дә әйбәт түгел. В.Имамов |