ТҮГЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. түгү. Бик күп кыйммәтле нәрсәләр һавага оча, суга түгелә, чыгарып ташлана, яндырыла, төрле юллар белән юкка чыгарыла. Химиянең киләчәге 2) Сыек нәрсәләр савыты тулып, чайпалып, ташып чыгу. Түгелергә торган чиләккә бер тамчы су җитә, чиләк тулды, тулышты һәм ага башлады ---. А.Гыйләҗев. Түгелмәсен дигәндәй, сөт тулы чиләкләрен сак кына алъяпкычларына таба елыштырып куйдылар. Р.Мөхәммәдиев 3) күч. шигъ. Тыелгысыз рәвештә, бик җиңел, үзлегеннән язылу, әйтелү. Ни-нәрсә түгелер ак кәгазьгә каләм очыннан: сүз-акыл вә хис-тойгы җәүһәрләреме, коры шапырынулармы? С.Поварисов. Ләкин ул Заһир абыйның күзеннән сирпелгән ялкынны да, минем күңелемнән түгелгән ялваруны да тоймады. М.Маликова 4) күч. Таралу (тавыш, моң, нур һ.б.ш. тур.). Өздереп нигә карадың, Ник тоттың чиләгемнән? Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән. С.Хәким. Аркасыннан чәченә кушып үргән Тәңкә чыңы җиргә түгелә. Х.Әюп 5) күч. иск. Берәр юнәлештә күпләп бөтен массасы белән кинәттән ябырылып керү; агылу (кешеләр тур.) 6) күч. Тотылу, сарыф ителү. Язмышым хәл ителгән иде инде. Нәтиҗәдә көч бушка түгелде, вакыт әрәмгә китте. М.Юныс Түгелеп алу Берара, бераз түгелү. Матур көннәре һәм төннәре белән башланып киткән гаилә тормышларының бәхет тустаганы менә шулай чайкалып китте, түгелеп алды. Ф.Яхин Түгелеп бетү Ахырына кадәр түгелү, бөтенесе түгелү. Соң, малакай, син дигәнчә булса, ул диңгез һәм елгаларның суы әллә кайчан түгелеп беткән булыр иде инде. Р.Мөхәммәдиев. Нәфисә чиләген тагын аска төшерә, тагын шул ук хәл: чиләктәге суы чайпалып, түгелеп бетә… Г.Гыйльманов Түгелеп калу Түгелеп, шул хәлен саклау; бөтенләйгә түгелү. Яшерен генә туган серләре Фазылның фотосы алдында түгелеп калды... Ф.Яхин Түгелеп китү Кисәк түгелү. Терәдем башны тәрәзгә, Күңелем китте түгелеп. Безгә ят түгел болытлар, Болытлар безгә ят түгел. Р.Зәйдулла. Түгелеп китәргә торган чүлмәк кебек тулышып йөрдем. Ф.Яхин Түгелеп тору Даими түгелү; хәзер түгелү; түгелгән хәлдә булу. Аның йөзенә әллә нинди кызару чыккан, күзләрендә шатлыкны яшерә алмаенча нур түгелеп тора, селкенүенә, йөрүенә, кылынышына тизлек, егетлек кушылган. Г.Исхакый. Ил сагышы тулып, түгелеп тора Дөнья белән бәхилләшү сазымнан. Ф.Гыйззәтуллина Түгелеп яту Түгелгән хәлдә булу. Шаулап килеп кергән чит кешедән өркегән Елгыр, түгелеп яткан солыдан аерылып, читкә тайпылды. Г.Гыйльманов |