ТҮ’ГЕЛ кис. 1. 1) Барлык мөстәкыйль сүз төркемнәренә, исем фигыльгә, хәл фигыльгә, киләчәк заман хикәя фигыльгә һәм кайбер модаль сүзләргә өстәлеп, шулардан аңлашылган нәрсәләрнең юклыгын белдерә. Шәһәрнеке булып беталмадың, Түгел инде авылныкы да син; Үзеннән һич өстен булмый кеше, Кая гына кереп укымасын! Х.Әюп. Белеп тор: мин явыз түгел, әмма усал – Бөтен гомерем булыр шуңа ачык мисал! Л.Шагыйрьҗан

2) Юклык формасындагы хикәя фигыль яки юк сүзе янында килеп, шулардагы инкяр итүне раслауга әйләндерә. Балалар теле ачылганда матур. Туган теле дә булса! Теле ябылган, телен тешләгән очраклар да юк түгел. Ш.Галиев. Кайттылар ич, хәбәрсез югалды, үлде дигән хәбәрләре килгәннәр дә кайтмады түгел. Р.Мөхәммәдиев

2. терк. мәгъ. 1) Ике нәрсәне бер-беренә каршы куйганда кулланыла. Ул [Ә.Афзалова] халык мәхәббәтен, митингтан митингка чабып, кызыл сүзләр кычкырып түгел, ә авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә ерак юллар гизеп, туган халкын моң белән сугарып яулап алды. Л.Шагыйрьҗан. Катылык ягыннан беренче урында хәзер табигый алмаз түгел, ә ясалма боразон тора. Химиянең киләчәге

2) Ике нәрсәне бер-берсенә каршы куйганда, икенчесенең беренчесеннән өстен булуын белдерер өчен, «аның турысында әйтеп тә торасы юк» мәгънәсендә кулланыла. Сөйләшеп күрешергә түгел, хат алышырга да синнән башка кешем юк. К.Тимбикова. Ә мин тәмәкенең төтенен түгел, исен дә сөймим. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә