ТҮГӘРӘКЛӘ’Ү ф. 1) Түгәрәк формасы бирү, түгәрәк итеп ясау, түгәрәк барлыкка китерү. Стаканның капкачында түгәрәкләп уелган аралык бар, аның аша даими магнитик агыш үтеп тора. Физика курсы. Папирусның кипкән озын тасмаларын түгәрәкләп төргәннәр. Робинзон эзләреннән 2) Исәпләгәндә вакланмаларны яки чагыштырмача вак саннарны исәпкә алмау, эре берәмлекләрне генә күрсәтү; түгәрәк санга китерү. Ярар, бер-ике тапкыр Мәдинә карышмады, саннарны аз-маз гына «түгәрәкләүгә» риза булды. М.Хәсәнов. Ләкин нинди дә булса металлның, мәсәлән, шул ук цинкның якынча, түгәрәкләп алынган атом авырлыгын үлчәүдән дә җиңел нәрсә юк. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр 3) күч. Тәмамлау, бетерү, очына чыгу; ахырына кадәр җиткерү, йомгаклау, төгәлләү. Эшләремне түгәрәкләп, троллейбус тукталышына килдем. Б.Камалов. Шуңа күрә сөйләшүне тиз тотарга, кабул итәрдәй карарларны кабул итеп, эшне ике-өч сәгатьтә түгәрәкләргә кирәк. З.Фәйзи 4) күч. Билгеле яшькә җитү, шул яшьне тутыру. Элек Галимҗан Ибраһимовларның күршесендә генә яшәгән Фәсәхәт абыстай (ул инде йөз яшьне түгәрәкләде) күпне сөйли. С.Поварисов 5) күч. Йомгаклау, нәтиҗә ясау, гомумиләштерү. Түгәрәкләп әйткәндә, кыйммәт бәягә нефть сатудан кергән барлык өстәмә табыш менә шул рәвешле әрәм-шәрәм ителә. Ватаным Татарстан 6) күч. Камилләштерү, тулыландыру, шомарту, стилистик яктан эшкәртү. [Хәйдәр] иң гади нәрсәләрне дә йотлыгып тыңларлык итеп түгәрәкләп, җанландырып сөйли белә. Г.Бәширов Түгәрәкләп бетерү Тәмам түгәрәкләү Түгәрәкләп җибәрү Бераз түгәрәкләү Түгәрәкләп кую Түгәрәк хәлгә китерү; тәмамлау, соңгы ноктаны кую. Шапырай карт кемнәндер папирос алып кабызды. Аннары: – Менә шул! – дип сүзен түгәрәкләп куйды. М.Хәсәнов. – Тормышым авыр, дип рухыңны төшермә, сеңлем! Бер михнәтнең бер рәхәте булмый калмас барыбер, – дип юатып, фикерен түгәрәкләп куйды ул. З.Фәйзи Түгәрәкли төшү Аз гына түгәрәкләү; тагын да ныграк түгәрәкләү |