ТҮГӘРӘКЛӘНҮ ф. 1) Түгәрәк (1 мәгъ.) хәлгә килү, түгәрәк формасын алу. Чәчәкле маркизет күлмәге, ияк астыннан ук түгәрәкләнеп, муенын каплаган. М.Мәһдиев. [Абага яфракларының] Икенче рәт өлешләре сузынкы, тешле-тешле, очлары түгәрәкләнгән. Урман аптекасы 2) Түгәрәк (4 мәгъ.) хасил итү, түгәрәк төзү. Ә кызлар түгәрәкләнеп басканнар да салмак кына чайкалып бииләр. М.Мәһдиев 3) күч. Тулылану, тәнгә утыру, тазару; юанаю, симерү. Тазарып, түгәрәкләнеп, алсу йөзле чибәр егеткә әйләнеп китте Лотфулла. З.Зәйнуллин. Инде Искәндәр – өлгереп җиткән ир-егет, Үлинәнең дә гәүдәләре тагын да зифаланып, күркәмләнеп китте, күкрәкләре калку, балтырлары түгәрәкләнде. Р.Фәизов 4) күч. Бетү, тәмамлану, ахырына җитү, төгәлләнү; йомгаклану, ябылу. Каршы тавыш биреп маташмасам, йөз процент белән түгәрәкләнә иде бит нәтиҗә. Ф.Баттал. Хәзер ул тулып түгәрәкләнгән, яшьлек сәламәтлеге бөркеп торган ап-ак йөзенең бит алмаларына алсу төс йөгергән. Л.-Х.Таналин 5) күч. Һәр яктан да җитеш хәлгә килү, канәгатьләнерлек дәрәҗәгә җитү. Квартир хакы арзан: өч бүлмәсенә 17 – 18 сум түлиләр. --- Тормыш бар җәһәттән дә түгәрәкләнә. А.Гыйләҗев. Килене белән улы да кайткач, табын тәмам түгәрәкләнә. Җ.Рәхимов 6) күч. Камилләшү. Телнең үзәк-асылын тәшкил иткән төп сүзләр, гасырлар буена чарланып, түгәрәкләнеп, камил рәвешкә кергәннәр. М.Галиев Түгәрәкләнә төшү Бераз түгәрәкләнү; тагын да күбрәк түгәрәкләнү. Юк, гап-гади бөтен икмәк кенә түгел, ул... кадерлем, ул түгәрәк ипи – туендыручыбыз җир-ана үзе, тагын да түгәрәкләнә төшкән бәхет, тормышның дәвам итүе... Ш.Рәкыйпов. Вакыт үзенекен иткән, икесе дә түгәрәкләнә төшкән [егетләр]. Р.Мөхәммәдиев Түгәрәкләнеп җитү Тәмам, тулысынча түгәрәкләнү. Сакалы да түгәрәкләнеп җитмәгән рәссам егет түр стенага --- өр-яңа өндәмә кертеп элде. Ф.Баттал Түгәрәкләнеп калу Берәр тәэсирдән түгәрәк хәлгә килү. Председательнең күзләре яңа уенчык күргән сабый баланыкыдай түгәрәкләнеп калды. Җ.Дәрзаман Түгәрәкләнеп килү Түгәрәкләнүгә таба бару, түгәрәкләнә башлау; аз-азлап тигез түгәрәк торыш алу. Нәкъ үзе – түбә. Гөмбәз. Күрмисеңмени: түгәрәкләнеп килгән. Ә.Гаффар. Түгәрәкләнеп килгән җыйнак гәүдә, үзенә килешеп торган туры аяклар, төз һәм озын муен, текә маңгай – һәммәсе зифалык һәм гайрәт турында сөйли. Р.Мөхәммәдиев Түгәрәкләнеп китү Соңгы арада сизелерлек түгәрәкләнү. Эдик түгәрәкләнеп киткән иде. Өстендәге кара шевиоттан теккән униформадан корсагы беленә. М.Юныс. Таныш «исәнмесез»ләрне ишеткәч, бөтенләй дә дөньялар түгәрәкләнеп китте. Э.Гарипова Түгәрәкләнеп тору Түгәрәк формада булу, түгәрәк булып күренү. Ул олыгайган, ләкин түгәрәкләнеп торган иреннәре һәм уйчан кара күзләре һаман шул килеш. Җ.Фәйзи. Әйтерсең лә офыккача түгәрәкләнеп торган бу җирнең йөрәге шулай тибә иде. Ә.Гаффар |