ТҮГӘРӘКЛӘНДЕРҮ ф. 1) Түгәрәк хәлгә китерү. Кул чабуларны бетерергә теләгәндәй, [С.Сәйдәшев] халыкка арты белән борылды, ике кулын да туп тоткандай түгәрәкләндереп күтәрде. Җ.Фәйзи. --- старшина сафның уң як башында, күкрәген тәгәрмәч кебек түгәрәкләндереп торган, буеның озынлыгы ике метрга якын булган таза солдатка атның тезгенен сузды. З.Зәйнуллин

2) Түгәрәкләү, чама белән, якынча итеп алу, гомумиләштерү

Түгәрәкләндереп кую Түгәрәк хәлгә китерү

Түгәрәкләндереп тору Түгәрәк хәлдә тоту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә