ТҮГӘРӘК с. 1. 1) Шар, боҗра, әйләнә формасындагы. Кайда гына яшәсәм дә түгәрәк Җир шарында, Күңелкәем-күбәләгем Туган-үскән ягымда. Х.Туфан. Бүлмәм эче гади генә бизәлгән: түгәрәк өстәл, карават, шифоньер, тумбочка, урындыклар. Л.Шагыйрьҗан 2) Почмаклары, чыгынтылары булмаган, кырлары йомры, түгәрәкләнеп торган. Кыз, туган авылын карбызга охшатып кәгазьгә төшерде дә, чит-читләренә хач галәмәтләре куя-куя, борчак шикелле түгәрәк саннар тезде. Ш.Рәкыйпов 3) мат. Вак берәмлекләрсез, вакланмалар белән белдерелмәгән, бөтен саннардан гына торган (саннар тур.) 4) физ. Урта бер ноктада барлыкка килеп читкә табан тарала торган (дулкыннар тур.) 5) хәрби Камалышта калган очракта теләсә кайсы яктан килгән дошманга каршылык күрсәтерлек итеп, йомык әйләнә ясап корылган. Без, уңай үргә күтәрелеп, түгәрәк оборона кордык. Г.Әпсәләмов 6) күч. Кыска һәм тыгыз, тулы, симез, юан, йомры (гәүдә төзелеше тур.). Түгәрәк битле, чал сакаллы карт, башында кара бәрхет түбәтәй, таш балбалныкыдай нык, чыдам гәүдә. В.Юныс. Бу, йомгак кебек түгәрәк, кыска буйлы, кыска аяклы капитанның яңадан нәрсәдер төпченә башлавы аңа әле аңлашылып җитми иде. З.Фәтхетдинов 7) күч. Һәр яктан канәгать булырлык, бөтен җире килгән, тулы, җитеш. Табак-савыт ватылмады: яшәп киттеләр, тормышлары түгәрәк. Ш.Рәкыйпов. Утырыйкчы бергәләп; Моңаеп та көлгәләп. Ай да чыкты тәгәрәп, Безнең дөнья түгәрәк! Ш.Галиев 8) күч. Уртача, якынча, гомумиләштереп алынган, түгәрәкләнгән. Статистика өчен түгәрәк сан бирү 9) күч. Кешенең тууына, нәрсәнеңдер нигез салынуына, ачылуына һ.б.ш.ларга билгеле ел тулган, гадәттә тантаналы төстә билгеләнә торган юбилей туры килгән (дата, ел, көн). Кырык яшь – зур бәйрәм, түгәрәк дата. Г.Ахунов. Бәйрәмнәрдә түгәрәк даталар тәэсирлерәк. Әйтерсең лә аермасы бар! Аермасы көнендә түгел, вакыйгасында. Ш.Галиев 2. и. мәгъ. 1) Әйләнә, боҗра. Бу электроннар бәйләме үзенә махсус экран өстенә барып төшеп, аның шул урынында кечкенә генә түгәрәк рәвешендә яктырыш тудыра. Физика курсы. Лишайникларның төрле төрләре күп урыннарда: Африка чүлләрендә дә, Поляр түгәрәк артында да һәм Төньяк боз океаны ярлары буенда да таралган. Робинзон эзләреннән 2) Әйләнә, боҗра формасында булган яки махсус шул формада ясалган әйбер, әсбап. Әнә шул мунчадан чабынып чыкканда, сине --- аш тәлинкәсенә өелеп, һәр түгәрәге дүрткә киселеп, өстенә өчаякта эретелгән кайнар май коелган бер түбәләмә бәрәңге пәрәмәче көтә инде! М.Мәһдиев. Бөке изоляциягә, коткару түгәрәкләре, шлемнар, олтаннар ясауга китә. Робинзон эзләреннән 3) геом. Яссылыкның әйләнә белән чикләнгән өлеше. Бу күренеш – гөмбәләрнең түгәрәк ясап үсүе – болай аңлатыла. Гөмбәлек туфракта түгәрәк ясап үсә, ә уртасыннан үлә бара. Робинзон эзләреннән 4) Тыгыз булып баскан яки утырган кешеләр хасил иткән әйләнә, боҗра. Көрәшчеләр таза, арка-җилкә калын, корсак та саллы. Менә түгәрәк уртасында берсен берсе этеп сөзешеп йөриләр ---. М.Мәһдиев 5) Түгәрәкле уйнау, гомумән күмәк җырлы-биюле уеннар, кичәләр барган урын, мәйданчык. Кызлардагы уңганлыкны Уенда да күреп була: Түгәрәкнең уртасында Гөлләр үскән кебек була... Х.Әюп. Рәхмәтулланың кулын кыстылар, мактадылар, түгәрәк уртасына Рәхимә белән икесен чыгарып җырлаттылар. Б.Камалов 6) күч. Уртак кызыксыну, шөгыль, хобби нигезендә берләшкән кешеләрдән торган, гадәттә иҗади юнәлештәге иҗтимагый оешма. Драма түгәрәкләре гөр килә, яшьләр ялындырып тормый, театр уйныйлар, концертларда катнашалар. Г.Ахунов. Сугыштан соң илебезнең күп кенә шәһәрләрендә аквариумчылар түгәрәкләре һәм клублары эшли башлый, регуляр рәвештә күргәзмәләр оештырыла, китаплар чыгарыла. Кызыклы ихтиология 7) күч. Бер төрле мәнфәгатьләр, аралашу һ.б.ш. берләштергән кешеләр төркеме; даирә. Аның катнашкан һәм дус булып йөргән кешеләре билгеле бер кечерәк түгәрәктән гыйбарәт булган. Г.Рәхим |