ТҮБӘ-ТҮШӘМ и. к. түшәм. Йортның түбә-түшәмен яңартканнар, тышкы яктан шәп такталар белән тышлаганнар. В.Имамов. Сәнҗәрә, тәрәзәдә шәфәкъ яктысы сүнеп, бүлмә эче караңгылык белән тулганчы, түбә-түшәмгә текәлеп өнсез ятты. Л.Зөлкарнәй