ТҮБӘТӘЙ и. 1) Гадәттә бизәкләп эшләнгән, җиңел, сай түгәрәк ир-ат баш киеме. [Айрат] Бүләккә әтисе яратып кия торган тирән түбәтәй дә алган. Б.Камалов. Бакый ага киез итектән, башында киез түбәтәй, алдына озын эш алъяпкычы япкан... Л.Шагыйрьҗан 2) анат. Күшәүче хайваннарның ашказанының икенче бүлеме; русчасы: сетка. Беренче бүлектә – картада үсемлек азык микроорганизмнар ярдәмендә әчи һәм түбәтәй картага этеп кертелә. Биология 3) Самавыр кайнап чыкканнан соң, төтен чыкмасын өчен, күмерлегенең өстен томалап куя торган капкач; кәлпәк ◊ Түбәтәй белән киңәшү Үз алдына уйлану, үзенчә фикер йөртү. Менә мин, баш вата торгач, каеш түбәтәем белән киңәшә торгач, яшьләр арасында Вәрәшбашта синнән дә намуслырак кеше юк, дигән фикергә килдем бит, әй... Г.Ахунов. Түбәтәең белән киңәш башта: Хәрәкәт ит уйлап һәр сүзең; Бүрек белән бәреп егып булмый: Киртәләр бар алда. Бул түзем. Ә.Рәшит. Түбәтәй җыеп калу Берәр эшнең, вакыйганың иң мөһим өлешендә катнаша алмый калу, җитешмәү, кешедән артта калу |