ТҮБӘСЕННӘН рәв. Түбәләмә, туп-тулы итеп, сыйдыра алган хәтле; мөлдерәмә итеп. Беренче колымашканы түбәсеннән өеп төядек. Л.Гыйззәтуллина. --- әбекәйнең яңа ипие мичтән чыгарылган, мендәр өстенә икенче ягы белән әйләндереп тезелгән, күпереп пешкән көлчәсе майлап, табак түбәсеннән итеп өеп куелган, мунчасы ягылган була иде. Э.Шәрифуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә