ТҮБӘНЧЕЛЕК и. 1) Кече күңеллелек, илтифатлылык. Вахитов исемендәге колхозның алдынгы терлекчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Миңзифа Галимуллина, герой якташына түбәнчелек белән баш иеп, чигүле сөлгедә ипи-тоз тәкъдим итте. Г.Тавлин. Алар аңа бик түбәнчелек белән, бик кызганып карап, барысын да тәфсилләп аңлаттылар, тагын кайсы больницага барып карарга мөмкин икәнен әйттеләр. М.Вәлиев 2) Ихтирам, күндәмлек, буйсынучанлык. Әй безнең бөек, тирә-якта данлыклы патшабыз, --- барлык патшалар сиңа бик түбәнчелек белән карыйлар, синнән куркалар. Әкият. Баш министр Витте исеменә мөселманнарның ихтыяҗын түбәнчелек белән белдергән петицияләр җибәрү эше башлана. И.Нуруллин 3) Дәрәҗәне төшерә торган нәрсә, хурлык, гарьлек. Горький, Ленин белән шахмат уйнаган Горький, гади кешеләргә дә ихтирам күрсәтә, алар белән уйнауны да түбәнчелек дип санамый икән! Җ.Фәйзи. Сер бирмәсә дә, Вәсим хатынын көн дә көтте. Барып алмаса, кайтмасын да чамалады, хатын артыннан ялынып баруны түбәнчелеккә санады. Ә.Моталлапов 4) күч. Түбәнлек, намуссызлык, кабахәтлек. Белмәдек – без кичермәгән түбәнчелек калмады ---. Ә.Синугыл-Куганаклы |