ТҮБӘНЧЕЛ с. сир. 1) Шактый түбән, биек булмаган 2) Түбәнчелекле, кече күңелле; эреләнү, һавалану гадәте булмаган. Зыя Камали җәнаблары исә – бөтенләй башка зат. Аның кечелекле, садә, түбәнчел булуы хәйран калдыра. С.Поварисов 3) Түбән, гади, тупас; әшәке, бозык. Белеп әйтәләр шул: кара сөяк түрә булса, сәясәте тамак туйдыру, киенү ише түбәнчел ихтыяҗларны гына үтәүгә кайтып кала, милләтне кайгырту аның башына да килми. Т.Әйди |