ТҮБӘНТЕН рәв. 1) Җир өстенә якын; астан гына, биектән түгел. Аннары, әйдә, алайса куып тотып кара дип, хәшәрәт кош, түбәнтен генә очып, тауга таба китте. В.Нуруллин. Кояшсыз, авыр көн: карасу болытлар түбәнтен генә агыла, агач ботаклары җилдә чайкала. Р.Кәрами 2) диал. Берәр нәрсәнең түбәнге ягыннан; төптән, астан өскә таба. Бу вакытта ерактарак түбәнтен менеп килгән зур гына пароход күренде. Р.Гали |