ТҮБӘНСЕТҮ ф. 1) Кимсетү, кемнең дә булса горурлыгына кагылырлык берәр нәрсә әйтү яки эшләү; кешенең дәрәҗәсен төшерү. Ни өчен түбәнсетергә, мыскылларга, мәсхәрәләргә тырышты мине Оля? Г.Тавлин. Максим Горькийдан башландымы икән ул? Аның Сатин дигән герое, шулер, айнымас бәндә: «Жәлләп кешене түбәнсетмә!» – дип акыл сата ич. Түбәнсетмә, имеш!.. Б.Камалов

2) Кемнең яки нәрсәнең дә булса әһәмиятен, ролен киметеп, кечерәйтеп күрсәтү. Ашыгу кешене кечерәйтә, түбәнсетә. А.Гыйләҗев. Сезнең хезмәтегезне аз гына да кечерәйтергә, түбәнсетергә теләмим. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә