ТҮБӘНСЕНҮ ф. 1) Берәр нәрсәнең биеклеген җитәрлек дип тапмау, түбән дип санау 2) Кимсенү, гарьләнү, хурлану, кимлек санау. Хәдичәнең түбәнсенүен күрү Вәлинең күңеленә хуш килде булса кирәк. М.Хәсәнов. Ниндидер моңарчы сизелмәгән сагыш, кимсенү, түбәнсенү, юксыну бар иде анда. А.Гыйләҗев 3) Баш ию, үз дәрәҗәсен төшерү, мескенләнү. Барма, Халикъ. Барма, зинһар, шул әшәке йортка, түбәнсенмә. Ансыз да яшәрбез әле. С.Сүнчәләй. Мирсәет абыйларга керергә уңайсыз, ул олы кешене тынычсызлау булыр, бәлки, Сөләй белән Кәрим алдында түбәнсенергәдер? Г.Тавлин Түбәнсенә төшү Бераз түбәнсенү Түбәнсенеп йөрү Озак вакыт, гел түбәнсенү. Көтелмәгән бәлаләрдән, ятлар каршына барып, түбәнсенеп йөрүләрдән үзең сакла! В.Имамов. Ә Илнар китте. Мәхәббәт соранып, түбәнсенеп йөрмәде, китте дә барды. Г.Гыйльманов Түбәнсенеп тору Хәзерге моментта түбәнсенү; гел, әледән-әле түбәнсенү |