ТҮБӘ’Н ӨЙ и. 1) Өйнең аскы каты (элекке бай өйләрендә ялчылар, асраулар һ.б. торган кат). Түбән өйдә Сәлимә ыңгыраша. Т.Гыйззәт. Кодалар югары өйгә, кодагый белән кодачалар түбән өйгә керделәр. Г.Бәширов 2) Идән асты. --- әнисе үзе аңа [кызына] ярдәмгә килде: – Түбән өйгә төшер, кызым, – диде ул, чаршау артыннан чыгып. Сабира тиз генә идән капкачын ачты һәм әнисен өй астына төшерде... Ф.Бәйрәмова |